Якын Көнчыгыш галимнәре делегациясе Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең «Мирасханә» Язма мирас үзәгендә

Якын Көнчыгыш галимнәре делегациясе Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең «Мирасханә» Язма мирас үзәгендә 20 Сентября 2023

2023 елның 20 сентябрендә «Мирасханә» Язма мирас үзәгенә Якын Көнчыгыш һәм Көньяк Азиядән Коръән белгечләре, текстологлар, археографлар һәм каллиграфларның зур делегациясе килде. ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә сакланучы көнчыгыш кулъязмалары һәм иске басмалары коллекциясе төрле илләрдән килгән тикшеренүчеләр өчен зур кызыксыну уята.

«Мирасханә»гә бару «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме чаралары эгидасы астында уза торган «Изге Коръән хезмәтендә технологияләр: каләмнән алып компьютерга кадәр» IX Халыкара ислам дини конференциясе эше кысаларында узды.

Галимнәрне «Мирасханә» үзәге хезмәткәре Н.Г. Гәрәева тарафыннан җентекле рәвештә сөйләнгән Идел буе территориясендә кулъязма һәйкәлләрнең барлыкка килү тарихы кызыксындырды.

Үзәк кунаклары тәкъдим ителгән документларның кулъязма һәм кәгазь үзенчәлекләре һ.б. белән бәйле берничә кыйммәтле киңәшләр бирделәр. Әлеге киңәшләр документларның килеп чыгышы урынын һәм вакытын төгәлрәк билгеләргә мөмкинлек бирә.


Возврат к списку