КФУның астрономия обсерваторияләре ЮНЕСКОның мәдәни мирас исемлегенә кертелде

КФУның астрономия обсерваторияләре ЮНЕСКОның мәдәни мирас исемлегенә кертелде 19 Сентября 2023

Бу көннәрдә Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Риядта ЮНЕСКОның матди мәдәни мирасны саклау буенча Хөкүмәтара комитетының киңәйтелгән 45 нче сессиясе уза. Россия әлеге сессиядә рәистәш.

2023 елның 18 сентябрендә Эр-Риядта Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясе карары белән КФУның астрономия обсерваторияләре ЮНЕСКОның мәдәни мирасы исемлегенә кертелде.

ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты проект документациясен әзерләүдә турыдан-туры катнаша. Бу истәлекле көнгә галимнәр һәм белгечләр коллективы 10 ел дәвамында килде.

КФУ коллегаларыбызны һәм Россия халкын әлеге мөһим вакыйга белән котлыйбыз!

Инициативаны хуплаган өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә һәм шәхсән ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка аерым рәхмәт белдерәбез! 


Возврат к списку