Россия фәнни фонды (РФФ) 2024 елгы төбәк конкурсына гаризалар кабул итә башлады

Россия фәнни фонды (РФФ) 2024 елгы төбәк конкурсына гаризалар кабул итә башлады 14 Сентября 2023

Россия фәнни фонды (РФФ) 2024 елда Татарстан Республикасы оешмаларыннан «Аерым кече фәнни төркемнәр тарафыннан фундаменталь фәнни тикшеренүләр һәм фәнни эзләнүләр үткәрү» төбәк конкурсына гаризалар кабул итә башлады.

Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан Россия фәнни оешмалары, Россия югары белем бирү мәгариф оешмалары һәм оештыру документларында фәнни тикшеренүләр башкару мөмкинлеге каралган башка Россия оешмалары базасында гамәлгә ашырыла торган проектлар катнаша ала.

Татарстан Республикасында региональ конкурска гариза бирүчеләр, Россия фәнни фондына гариза җибәрүдән тыш, РФФ гаризасының басма нөсхәсен Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә түбәндәге адрес буенча тапшырырга тиеш:

420111, Казан шәһәре, Бауман урамы, 20, ТР Фәннәр академиясе, 302 каб.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан Россия фәнни фондының төбәк конкурсына гаризаларның кәгазь экземплярларын кабул итү 2023 елның 2 октябрендә 17.00 сәгатьтә (җирле вакыт буенча) тәмамлана.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-67-72.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат РФФ сайтында


Возврат к списку