Академик Рүзәл Габдуллаҗан улы Йосыповка 85 яшь!

Академик Рүзәл Габдуллаҗан улы Йосыповка 85 яшь! 14 Сентября 2023

14 сентябрьдә олы исеме һәм зур хезмәтләре булган галим, тел белеме белгече, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы Рүзәл Габдуллаҗан улы Йосыпов 85 яшьлеген бәйрәм итә.

Ул 1938 елда туган. Тел галиме. Филология фәннәре докторы (1982), профессор, ТР ФАнең мөхбир әгъзасы (1992). Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Казан дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлый. Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы радиотапшырулар һәм телевидение Комитетында редактор булып эшли. 1967 елдан КДПУ (КДПИ)да: фәнни-педагогик эшчәнлекнең барлык баскычларын уза.

Тел белгече, галим Р.Г. Йосыпов чагыштырма типология үсешен, рус һәм татар телләренең үзара йогынтысын өйрәнә, тел культурасы белән бәйле мәсьәләләрне тикшерүгә зур өлеш кертә. Ике йөзгә якын фәнни хезмәт, шул исәптән егерме монография, дәреслек һәм уку-укыту кулланмасы авторы.

Ике тел арасындагы бәйләнеш мәсьәләләре арасыннан приоритетлы юнәлеш итеп татар һәм рус телләренең лексик-фразеологик системаларын чагыштырмача өйрәнүне билгели.

Р.Г. Йосыпов рус һәм татар телләренең чагыштырма типологиясе буенча фәнни мәктәпне нигезли, әлеге юнәлештә аспирантура һәм докторантура белән җитәкчелек итә, докторлык диссертацияләре яклау советының рәисе булып тора. Татарстан һәм татарлар тыгыз яшәгән башка төбәкләрдә укытучылар тарафыннан киң кулланыла торган дәреслекләр яза, программалар төзи.

Галим татар теленең лексик-семантик нормалары турында яңа дәреслек булдыру, мәктәптә һәм югары уку йортларында татар телен укыту методикасын яхшырту өстендә эшли. Р.Г.Йосыпов Татарстан Республикасы Югары Советының депутаты, милли мәсьәләләр һәм мәдәният буенча даими комиссиянең рәисе булып торган.

Рүзәл Габдуллаҗан улы Йосыпов – Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, РФ Мәгариф Министрлыгының югары һөнәри мәгарифнең мактаулы хезмәткәре, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының мактаулы профессоры, Казан федераль университетының атказанган профессоры, Халыкара мәгълүматлаштыру Академиясе академигы, гуманитар фәннәр академиясе академигы, Халыкара педагогика академиясе академигы.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе коллективы Республиканың фәнни җәмәгатьчелеге исеменнән Рүзәл Габдуллаҗан улын юбилее белән котлый! 

Нык сәламәтлек, иҗади озын гомер, барлык идеяләрегезне һәм башлангычларыгызны тормышка ашыруны телибез. 


Возврат к списку