Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнехановның ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре белән очрашуы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнехановның ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре белән очрашуы 13 Сентября 2023

2023 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре белән очрашты

Очрашу барышында Р.Н.Миңнеханов Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре алдында чыгыш ясады.

Үз чыгышында ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов республикабызның фәнни җәмәгатьчелеге эшчәнлегенең актуаль юнәлешләре һәм үсеш тенденцияләре турында күзаллаулары белән уртаклашты. Ул Россия Федерациясенең фәнни-тикшеренү учреждениеләре һәм югары белем бирү оешмалары белән уртак проектларны гамәлгә ашыру кысаларында ТР Фәннәр Академиясенең үзара хезмәттәшлеген киңәйтү һәм ныгыту буенча максатчан эшенә аерым игътибар бирде. Шулай ук институтның тарихи тематикага багышланган яңа эре фәнни проектларга актив җәлеп ителүенең мөһимлеге ассызыкланды, яшьләрне фән һәм фәнни тикшеренүләр өлкәсенә җәлеп итү проблемасына аерым басым ясалды.


Возврат к списку