2023 елда яшь галимнәр өчен Россия Президенты премиясенә дәгъва кылуга документлар кабул итү дәвам итә

2023 елда яшь галимнәр өчен Россия Президенты премиясенә дәгъва кылуга документлар кабул итү дәвам итә 13 Сентября 2023

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Фән һәм мәгариф советы 2023 елда яшь галимнәр өчен Фән һәм инновацияләр өлкәсендә Президент премиясенә дәгъва кылу өчен документлар кабул итүне дәвам итә.

Әлеге премия яшь галимнәрнең һәм белгечләрнең җәмгыять һәм дәүләт алдындагы хезмәтләренең югары танылуы булып тора. Ел саен табигый, техник һәм гуманитар фәннәр үсешенә зур өлеш керткән фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре өчен, шулай ук икътисадның, социаль өлкәнең инновацион үсешен һәм илнең оборона сәләтен ныгытуны тәэмин итүче яңа техника һәм прогрессив технологияләр үрнәкләрен эшләү өчен дүрт премия бирелә.

Премиягә дәгъва кылган хезмәтләргә фәнни экспертизаны Россия фәнни фонды үткәрә.

Премиягә тәкъдим ителгән документларны һәм материалларны рәсмиләштерүгә таләпләр Россия фәнни фонды сайтында урнаштырылган.

Премия турында Гомуми нигезләмәләр һәм Премия турында нигезләмәгә кандидатлар тәкъдим итү тәртибе.

Премиягә дәгъва итү советына документлар тапшыру вакыты 2023 елның 15 октябрендә тәмамлана.


Возврат к списку