ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнехановның Казан шәһәре көне һәм Татарстан Республикасы көне белән котлавы

29 Августа 2023

Хөрмәтле хезмәттәшләр, кадерле дуслар!

30 августта Казан шәһәре көне һәм Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә. Сезне бу искиткеч һәм күптән көтелгән бәйрәм белән котлыйм!

Бу бәйрәм республикабызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен милли бердәмлек, гражданлык җаваплылыгы символы булып тора.

Татарстан Республикасы илебезнең иң алга киткән һәм алдынгы субъектларының берсе булды.

Безнең уртак эшебезнең нәтиҗәле булуын, ә уйларыбызның Татарстанның чәчәк атуына һәм иминлегенә юнәлдерелүен телим.

Хөрмәтле дуслар! Сезгә чын күңелдән фәнни ачышлар өчен илһам, тикшеренү дәрте, хезмәт уңышлары, яхшы кәеф, нык сәламәтлек һәм гаилә бәхете телим!

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты

Р.Н.Миңнеханов



Возврат к списку