ТР Фәннәр академиясе хезмәткәрләренә Украинадагы конфликтның дипломатик тарихы турында сөйләделәр

ТР Фәннәр академиясе хезмәткәрләренә Украинадагы конфликтның дипломатик тарихы турында сөйләделәр 5 Сентября 2023

2023 елның 5 сентябрендә Россия Федерациясенең эчке һәм тышкы сәясәте юнәлешләре буенча белем тарату максатыннан академия хезмәткәрләре өчен Украинадагы конфликтның дипломатик тарихы турында тагын бер лекция уздырылды.

Чара кысаларында Россиянең «Белем» җәмгыяте спикеры булып юридик фәннәр докторы, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының беренче проректоры Бикеев Игорь Измаилович чыгыш ясады. Чыгыш барышында ул түбәндәге теманы ачты: "Украинадагы конфликтның дипломатик тарихы: Минск килешүләре ни өчен эшләмәгән".

Үзенең чыгышында лектор 2014-2015 елларда Донбасстагы низагны җайга салуга юнәлдерелгән Сәяси алшартларны һәм чараларны яктыртты, сәяси җайга салу механизмнарын чагылдырган төп документларга тукталды,шуннан соң проблемага Россия һәм Украина ягыннан караш турында фикер алышты, шулай ук бу механизмнарның ни сәбәпле эшләмәве турында сөйләде.

Академиянең структур бүлекчәләре хезмәткәрләре лекторны кызыксынып тыңладылар, тулы дәрәҗәдә файдалы мәгълүмат өчен һәм сорауларга тулы җаваплар биргәне өчен рәхмәт белдерделәр.

Лекция Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм Россиянең «Белем» җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы филиалы белән хезмәттәшлеге кысаларында үткәрелде.


Возврат к списку