ТНВда «Адымнар» программасында ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры

28 Августа 2023

26 августта Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры ТНВ телеканалының «Адымнар» программасында чыгыш ясады. Интервьюда Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның Венгриягә визиты турында сүз барды. И.А.Гыйләҗев билгеләп үткәнчә, Венгрия һәм Татарстан ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен тирән тарихи нигезгә ия, һәм Рәиснең бу илгә Россия Федерациясенең рәсми вәкиле буларак визиты һәм аның кайбер дәүләтләр җитәкчеләре белән сөйләшүләрдә катнашуы Р.Н.Миңнехановның югары сәяси абруен да, Татарстанның илебезнең икътисади тормышында гына түгел, ә халыкара тормышында да әһәмиятле ролен дә ассызыклый.

Тапшыруга сылтама


Возврат к списку