ТНВда «Таяну ноктасы»: «Республика көне - Татарстанның яңа үсеш форматы»

28 Августа 2023
24 август көнне ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры И.А.Гыйләҗев ТНВ телеканалында «Таяну ноктасы» программасында катнашты. Татарстан Республикасы көненә багышланган бер сәгатьлек туры эфирда сүз Татарстанның хәзерге дөньядагы урыны, аның танылу дәрәҗәсе, республикабызның халыкара элемтәләрендә булган үзгәрешләр һәм аларның перспективалары, Россия Федерациясенең халыкара мөнәсәбәтләр системасында Татарстан уйнаган роль турында барды.

Тапшыруга сылтама


Возврат к списку