ТӘҺСИнең комплекслы фәнни экспедицияләре – 2023: Кемерово өлкәсе

ТӘҺСИнең комплекслы фәнни экспедицияләре – 2023: Кемерово өлкәсе 25 Августа 2023
Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының комплекслы фәнни экспедициясе хәзерге вакытта Кемерово өлкәсендә эшли. Тикшеренүләр төбәкнең Юрга, Яшкино, Ижморский һәм Тисуль районнарында алып барыла.

Экспедиция эшендә төрле юнәлештәге галимнәр катнаша: төркем җитәкчесе, филология фәннәре докторы Олег Хисамов авыллар тарихын, топонимиясен һәм диалектларны, филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова – халык авыз иҗатын, филология фәннәре кандидаты Алинә Хөсәенова өлкә татарларының сөйләм үзенчәлекләрен тикшерә, сәнгать белеме кандидаты Наталья Герасимова – урындагы халыкның декоратив-гамәли сәнгатен, атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Гыйлемьянова җыр һәм бию үрнәкләрен өйрәнә. Моннан тыш, сакланып калган борынгы китаплар һәм кулъязмаларны өйрәнү буенча эш алып барыла.

Экспедицияләр вакытында җыелган материаллар институтның Язма мирас үзәге фондларын тулыландыра, «Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» сериясе җыентыкларында басылып килә, монографияләр язганда файдаланыла. Галимнәрнең Кемерово өлкәсендәге эш нәтиҗәләре буенча да махсус җыентык әзерләп бастыру планлаштырыла.

Возврат к списку