«Иделем акчарлагы» яшь язучылар XXI конкурсы

«Иделем акчарлагы» яшь язучылар XXI конкурсы 23 Ноября 2021
«Иделем акчарлагы» яшь язучылар XXI конкурсы
Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов берничә ел дәвамында жюри әгъзасы буларак «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә катнашып килә. Шушы көннәрдә «Идел» Яшьләр үзәгендә чираттагы – XXI конкурска йомгак ясалды.
2000 елдан ук уздырылып килүче бу бәйге өч этаптан тора. Беренче этапта әдәби әсәрләр кабул ителә. Икенчесендә әлеге әсәрләр жюри тарафыннан тикшерелә, һәм алар арасыннан уңай бәя алганнары өченче турга тәкъдим ителә. Йомгаклау өлешендә алдан төзелгән программа нигезендә жюри тарафыннан конкурсантлар өчен иҗат мәктәбе оештырыла: мастер-класслар, язучылар, татар телендә чыгучы матбугат чаралары вәкилләре белән очрашулар, әңгәмәләр уздырыла. Әлеге турда катнашкан егетләр-кызларның әсәрләре «Иделем акчарлагы» дип исемләнгән ел саен чыгып килүче җыентыкта дөнъя күрә.
Яшь иҗатчылар өчен үткәргән осталык дәресләрендә катнашып, Әлфәт Закирҗанов әдәби иҗат серләре турында сөйләде, катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Возврат к списку