Альфрид Бустанов Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары

Альфрид Бустанов Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары 21 Января 2021

Мәрҗани исемендәге Тарих институты директорының тагын бер урынбасары билгеләнде

Ислам белгече Альфрид Бустанов татарлар яшәгән төбәкләр белән элемтәләрне үстерү белән шөгыльләнәчәк.

Ислам белгече Альфрид Бустанов Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары итеп билгеләнде. Галим сүзләренчә, бу хакта сөйләшүләр узган ел ахырыннан барган, һәм хәзер ул рәсми рәвештә эшкә урнашкан.

«Минем өчен Татарстанда гуманитар фәнне үстерү флагманы булган тарих институты коллективына кушылу зур дәрәҗә. Россия халыкларының язма мирасын һәм ислам белемен өйрәнүдә махсуслашкан кеше буларак, минем бөтен ил буенча татар җәмгыятьләре вәкилләре белән тыгыз элемтәләр урнашты.

Шуңа күрә институтта татарлар күпләп яшәгән төбәкләр белән элемтәләрне үстерү белән шөгыльләнәчәкмен. Шулай ук мөһим юнәлеш — тарихи фәнне популярлаштыру», — диде Альфрид Бустанов.

Омскида туып үскән Альфрид Бустанов Достоевский исемендәге Омск дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган. Аннары Амстердам университетының Көнчыгыш Европа тикшеренүләре кафедрасында аспирантурада укыган һәм шунда ук тарих буенча PhD дәрәҗәсен алган, диссертация яклаган.

Тулырак укырга: https://tatar-inform.tatar


Возврат к списку