Икътисад өлкәсендә Нобель бүләге аукционнар теориясе өчен бирелд

Икътисад өлкәсендә Нобель бүләге аукционнар теориясе өчен бирелд 13 Октября 2020
Икътисад өлкәсендә Нобель бүләге аукционнар теориясе өчен бирелде 
12 октябрь көнне бу елның соңгы Нобель бүләге ияләре билгеле булды. Икътисад өлкәсендә Нобель бүләге быел АКШ икътисадчылары Пол Милгром белән Роберт Уилсонга тапшырыла. Бүләк аларга "аукционнар теориясен камилләштерү һәм аукционның яңа форматларын уйлап табу өчен" бирелә.

Нобель комитеты белдергәнчә, галимнәрнең фәнни эшләре "дөнья буйлап сатучылар, сатып алучылар һәм салым түләүчеләргә файда китергән". Үз фәнни хезмәтләрендә Уилсон белән Милгром аукционнарның ничек эшләвен, сатуда катнашучыларның ни өчен болай яки тегеләй эш итүләрен аңлаткан, үз теоретик белемнәрен аукционның тулысынча яңа форматларын уйлап табу өчен кулланган.

Пол Роберт Милгром 1948 елда Детройт шәһәрендә туа. Мичиган университетында укый, Стэнфорд

777.jpg

 университетында диссертация яклый. Төрле университетларда икътисад укыта, берничә хәзмәт авторы. Америка сәнгать һәм фәннәр академиясе, АКШ милли фәннәр академиясе әгъзасы.

Роберт Уилсон 1937 елда Дженива шәһәрендә туа. Һарвард университетында укый, фәнни эш яклый. 1964 елдан Стэнфорд университетында укыта. Эконометрик җәмгыять президенты, АКШ милли фәннәр академиясе әгъзасы.

Тынычлык: Дөнья азык-төлек програмы

Җомга көнне Нобель комитеты Тынычлык премиясен Дөнья азык-төлек програмына тапшыруын игълан итте. Комитет белдерүендә әйтелгәнчә, премия оешмага аның ачлыкка каршы көрәшү тырышлыгы, низаглы төбәкләрдә солых урнаштыру өчен шартларны яхшыртуы, сугыш һәм низагларда ачлыкны корал итеп куллануны булдырмавы өчен бирелә.

2019 елда оешма 88 илдә 100 миллионга якын кешегә ярдәм иткән, диелә комитет белдерүендә.


Возврат к списку