ИТЛЯ_1

Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр – XX йөз башы) / И.Б. Бәширова, Ф.Ш. Нуриева, Э.Х. Кадыйрова; фәнни ред. Ф.М. Хисамова. – Казан: ТӘһСИ, 2015. – I т.: Фонетика. Графика: язма традицияләр, норма һәм вариантлылык. – 696 б.

Монография – Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында тормышка ашырыла торган «Татар әдәби теле тарихы» проектының беренче томы. Хезмәттә иске татар язма әдәби теленең ХIII гасырдан ХХ гасыр башына кадәр эзлекле үсеш-үзгәреше күзәтелә, язма әдәби тел тарихын өйрәнүнең метод-ысуллары билгеләнә.

Китап тел белгечләренә, аспирантларга, студентларга һәм татар әдәби теле тарихы белән кызыксынган киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.