КФУ галимнәре яңа органик ашлама уйлап тапканнар

КФУ галимнәре яңа органик ашлама уйлап тапканнар 27 Августа 2020
КФУ галимнәре яңа органик ашлама уйлап тапканнар. Ул үсемлекләрдә йод күләмен арттыруга күтәрүгә ярдәм итәчәк.
Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты галимнәре әлеге проблеманы хәл итүгә алындылар һәм кыяклы һәм яшел культуралар өчен йод күләмен арттырырга сәләтле ашлама әзерләделәр. Әлеге проект «Агросила» авыл хуҗалыгы холдингы белән берлектә гамәлгә ашырылды.

Әлеге институт хезмәткәрләре пирокүмер алу белән пиролиз ысулын кулланып, тавык тизәген термик эшкәртү технологиясен эшләделәр. Партнер компания кырларында пирокүмер куллану буенча эксперимент үткәрелде. Соңрак галимнәр мондый күмерне куллану культураның уңышын арттыра, ашлыкның сыйфатын яхшырта дигән нәтиҗәгә килделәр.

“Хәзер функциональ туклану, азык-төлек турында күп сөйлиләр. Димәк, туклану продуктлары составында кешегә кирәкле өстәмә элементлар булырга тиеш, мәсәлән, продуктлар аксым, аминокислоталар, микроэлементлар белән бай булырга тиеш.

Татарстан Республикасы, һәм тулаем алганда Идел буе, йододефицитлы территорияләр булып тора. Нигездә йод минераль формада тулылана. Әлеге проблеманы аңлап, без, үз чиратыбызда, тавык тизәгеннән алынган пирокүмерне минераль йодны өстәмә рәвештә кертү хисабына модификацияләргә тәкъдим иттек.

Мондый ашлама үсемлекләргә йод тупларга, ә аннары, әлеге үсемлекне кулланганда, кешедә йод күләме тулылана. Йодны күбрәк яшел культуралар, бөртеклеләр азрак туплый. Шулай итеп, өстәмә йод белән модификацияләнгән пирокүмер кулланып, без туфракны уңдырышлырак итә, шулай ук йод белән баетылган туклану продуктларын, ягъни функциональ продуктларга ия була алабыз “, – ди Биология фәннәре докторы, Экология һәм табигатьтән файдалану институты директоры Светлана Селивановская.

Бу хакта тулырак КФУ сайтында укырга була


Возврат к списку