Татарстанның балалар иҗат коллективлары экология фестиваленә чакырыла

Татарстанның балалар иҗат коллективлары экология фестиваленә чакырыла 13 Марта 2020

Татарстанның балалар иҗат коллективлары экология фестиваленә чакырыла

Казан шәһәре балалар экология-биология үзәге, “Республика олимпиадалар үзәге” дәүләт автоном учреждениесе белән берлектә, Халыкара театр көненә һәм Халыкара Җир көненә багышлап, мәктәп укучыларының сәхнә иҗаты VI Республика экологик фестиваль-конкурсын үткәрә. Чараның максаты – сәхнә сәнгатенең төрле чаралары белән балаларда экологик культура һәм иҗат культурасын булдыру һәм үстерү, табигатькә карата гуманлы мөнәсәбәтне пропагандалау.

Фестиваль-конкурста Татарстан Республикасы балалар мәгариф һәм мәдәният учреждениеләреннән башкаручылар һәм иҗат коллективлары катнашырга мөмкин. Конкурс программасында катнашучыларның яше 6-18 яшь кысаларында билгеләнгән. Алар өч төркемгә бүленә:

Кече яшьтәге төркем – 6 яшьтән 9 яшькә кадәр,

Урта яшьтәге төркем – 10-13 яшь.

Өлкән яшьтәге төркем – 14-18 яшь.

Фестиваль-конкурста катнашучылар сайлап алу туры аша “читтән торып” үтәргә мөмкин. Анда катнашу өчен түбәндәге адрес буенча оештыру комитетына гариза язып тапшырырга кирәк: 420061, Казан ш., Космонавтлар ур., 57, Шәһәр балалар экология-биология үзәге (почта аша яки электрон почта (e-mail gdebcorg@yandex.ru) аша). Гаризага конкурска тәкъдим ителә торган чыгышның документаль (монтажланмаган килеш) санлы видеоязмасы – CD, DVD, флэшкада яки e-mail аша (Youtube каналындагы видеофайл яисә видеога сылтама) кушып тапшырыла.

Фестиваль-конкурста катнашучылар, видеога төшерү өчен, шәһәр балалар экология-биология үзәгенә (“Радуга” театры сәхнәсендә) килеп, оештыручы ярдәменә исәп тота ала.

Гаризалар 2020 елның 31 мартына кадәр кабул ителә.

Җиңүчеләр 2020 елның 25 һәм 26 апрелендә 15.00 сәгатьтә Шәһәр балалар экология-биология үзәге сәхнәсендә чыгыш ясаячак.

Тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сайтыннан белергә була.


Возврат к списку