«Казанның Дары бистәсе эпиграфик истәлекләре»

«Казанның Дары бистәсе эпиграфик истәлекләре» 10 Февраля 2020

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре А.М. Гайнетдиновның «Казанның Дары бистәсе эпиграфик истәлекләре» дип аталган яңа хезмәте дөнья күрде.

Китапта Казан шәһәрендә урнашкан Дары (Пороховой) бистәсе зиратында хәзерге көнгә хәтле сакланып калган гарәп язулы татар эпиграфик истәлекләренең тулы тасвирламасы бирелгән. ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты тарафыннан оештырылган фәнни экспедиция вакытында бу зиратта 1841 елдан алып 1928 елга хәтле куелган 146 кабер ташы исәпкә алынган һәм өйрәнелгән иде. Автор тәүге тапкыр аларның барысының да текстларын, хәзерге телгә күчермәләрен, фотосурәтләрен китергән.

Әлеге хезмәт (Гайнетдинов А.М. Казанның Дары бистәсе эпиграфик истәлекләре. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2019. – 124 б.) тарихи-мәдәни мирасыбызны өйрәнүче галимнәргә, мөгаллимнәргә, аспирантларга тәкъдим ителә.


Возврат к списку