03.02.2020

2019 ел Фэн нэтижэлэре

Фән һәм технологияләр - 2019 ел нәтиҗәләре

Дөньяның абруйлы фәнни басмалары узган елда фән үсешенә иң зур өлеш керткән һәм киләчәктә кеше тормышын шактый үзгәртер дип көтелгән ачышларны барлады. Шуларның берничәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Тарихта беренче тапкыр кара упкын сурәте күрсәтелде

10 апрель берничә илнең астрофизиклары кара упкын сурәтен күрсәтте. Бу – кара упкынның тарихта беренче сурәте. Аны тәкъдим итү чарасы онлайн күрсәтелде. Чара "Вакыйга офыгы телескопы" халыкара проекты кысаларында бер үк вакытта Бельгия, АКШ, Япония, Дания, Кытай, Чили һәм Тайваньдә оештырылды. 11.jpg

Сурәт шушы уртак проект нәтиҗәсендә ясалды. Ул күпчелек галактика төшен тәшкил иткән гаять зур кара упкыннарны күзәтү өчен оештырылган иде. Галимнәр Җиргә якынрак булган Киек каз юлы үзәгендә урнашкан ике кара упкынга игътибар иткән.

Кара упкынны Җирдән күрү шактый катлаулы, астрофизиклар төрле кыйтгаларда урнашкан дистәләп радиотелескопны бер зур, "виртуаль" телескопка, интерферометрга берләштергән. Ул күк җисемен төрле нокталардан күзәтү мөмкинлеген бирә, соңрак барлык алынган мәгълүматлар берләштерелгән һәм эшкәртелгән.

Тарихта беренче тапкыр дрон авыруга донор бөер китерде

212.jpg19 апрель көнне махсус дрон тарихта беренче тапкыр авыруга донор бөер китерде. Соңрак ул Мэриленд университетының медицина үзәгендә бер авыруга күчереп утыртылды.

Әлеге дрон катлаулы мониторинг җиһазлары, резерв батареялар һәм хәтта парашют белән җиһазландырылган. Мондый пилотсыз очу аппаратлары киләчәктә трансплантант органнар ташу өчен киң кулланылыр дип көтелә.

Тарихта беренче тапкыр ике хатын-кыз ачык галәмгә чыкты

18 октябрьдә американ астронавтлары Кристина Кук һәм Джессика Меир икәүләп ачык галәмгә чыктылар. Кристина Халыкара галәм станциясендә 2019 елның мартыннан, Джессика — сентябреннән бирле эшли. Бу экспедициягә алар 2013 елдан бирле әзерләнгән.

Моңа кадәр хатын-кызларның ир-атсыз гына ачык галәмгә чыкканы юк иде. Белгечләр моны Халыкара галәм станциясендәге скафандрларның дизайны белән аңлата. 70нче елларда булдырылган бу скафандрлар беренче чиратта ир-ат гәүдәсенә яраклаштырылып ясалган.

Хәзерге вакытта NASA модуль тибындагы заманча скафандр әзерли. Аны төрле зурлыктагы гәүдәгә көйләп булачак. Бу скафандр әзер булганнан соң, NASA 2024 елда Айга беренче хатын-кызны җибәрергә җыена.

Google дөньяда иң көчле квант санагын ясавын белдерде

Октябрь аенда Google ширкәте дөньяда иң көчле квант компьютеры ясавын игълан итте. Google галимнәре белдерүенчә, Sycamore дип аталган санак моңарчы иң куәтле саналган IBM ширкәтенең Summit суперкомпьютеры да башкара алмый торган биремне чишә алган. Summit 10 мең ел башкарасы хисапны Sycamore санагы 3 минут һәм 20 секунд эчендә башкарган диелә.

Googleның төп көндәше — IBM ширкәте моңа шундук җавап кайтарды. Корпорация вәкилләре сүзләренчә, Googleның Sycamore квант процессоры бары тик бер тар өлкәдә генә өстенлеккә ирешкән, аларның Summit суперкомпьютеры исә шундый ук исәпләүне ике көн ярымда башкара ала.

IBM Research мөдире Дарио Гил сүзләренчә, "квант компьютерлары бары тик бер эксперимент нигезендә генә өстенлеккә ирешә алмый. Чынлыкта, квант санаклары беркайчан да классик компьютерлардан өстен булмаячак, ә алар белән бергә эшләргә тиеш, чөнки һәр төр компьютерның үз уникаль өстенлекләре бар".

Квант компьютерлары гади кеше тормышына нинди йогынты ясый ала дигәннән. Мондый санаклар бик зур күләмдә мәгълүматны берничә минутта эшкәртә, шуңа күрә алар төрле өлкәләрдә кулланыла ала — кибер иминлек, сәламәтлек саклау һәм шәһәр тормышын планлаудан алып метеорологиягә кадәр. Киләчәктә квант санаклары катлаулы симуляцияләр аша Галәмнең яралу моделен төзергә дә ярдәм итәр дип көтелә.

Google һәм IBM ширкәтләренең бу өлкәдә ярышы алдагы елда да дәвам итәр сыман.

Тулырак мәгълүматны Азатлык сайтыннан карарга

Центр перспективных экономических исследований Академии Наук РТ 50 лучших инновационных идей для Республики Татарстан Виртуальный музей-библиотека Академии Наук Республики Татарстан Татарстанский ЦНТИ