РНМ на совместной коллегии Минэкологии и лесхоза

РНМ на совместной коллегии Минэкологии и лесхоза 14 Января 2020

Рөстәм Миңнеханов: Экологияне саклау һәм урман комплексын үстерү халык тормышы сыйфатына турыдан-туры тәэсир итә

Коллегия алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Аноприенко әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланган күргәзмә белән таныштылар. Шулай ук Рослесхоз башлыгы Татарстанның экологик иминлек өлкәсен цифрлаштыру тәҗрибәсе белән танышты. Серей Аноприенко сүзләренчә, Россиядә урман хуҗалыгын цифрлаштыруга аеруча күп игътибар бирелә, һәм Татарстан тәҗрибәсе бөтен илгә дә файдалы булачак.

ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков чыгышында хәбәр иткәнчә, хисап елында әйләнә-тирә мохитне саклау буенча максатчан чараларына бөтен дәрәҗәдәге бюджетлардан 9 миллиардан артык сум юнәлтелгән. Бу күрсәткеч буенча Татарстан ИФО нда беренче урында. Республика предприятиеләре дә өлеш кертте: табигый ресусрларны фадалану һәм әйләнә-тирә мохтикә тискәре тәэсир өчен бөтен дәрәҗәдәге бюджетларга түләүләр 870 млн сумнан артып китте. 14.011.jpg

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр иткәнчә, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән 2019 елда ведомство учреждениеләренең урман культурасы, урман янгыннарын сүндерү һәм урман әзерләү техникалары парклары күпкә яңартылды. Барлыгы 151 берәмлек техника һәм 194 берәмлек җиһаз алынды.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әйләнә-тирә мохтине саклау һәм урман комплексын үстерү халык тормышы сыйфатына турыдан-туры тәэсир итә. Ул ассызыклаганча, Россия Президенты Владимир Путин карарлары ярдәмендә республикада илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла, шул исәптән "Экология" илкүләм проекты да.

14.013.jpgТР Президенты билгеләгәнчә, Татарстан - сәнәгате үскән регион һәм техноген йөкләнеше зур. "Безнеэ эре предприятиеләрнед экологик җаваплыгын ассызыклыйсым килә. Алар арасында - “Татнефть”, “Таиф”, “КАМАЗ”, “Газпром трансгаз Казан”, “Транснефть-Прикамье”. Алар табигатьне саклау чараларына актив җәлеп ителә һәм алар бу максатка зур күләмдә акчалар юнәлтә", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук калдыкларны термик зарарсызландыру заводы темасына да кагылды. Аның сүзләренчә, каты коммуналь калдыклар күләмнәре арту чүпләне утилизацияләүнең яңа механизмнарын таләп итә. "Дөньяда әлегә башка алым юк. Кешеләр моңа төрлечә карый, кайберәүләрне әлеге проект шомландыра. Бүген безнең кирәкле проект документлары бар, без дәүләт экспертизасын уздык. Әмма, алдан әйтелгәнчә, башта немец белгечләре катнашында ирекле халыкара экспертиза үткәреләчәк. Без гражданнарга экологиядә үзгәрешләр булмавын аңлатырга тиеш", - диде ТР Президенты.

Тулырак укырга


Возврат к списку