Осиново авылында Карпов исемендәге лицейның 800 урынлы яңа корпусы ачылды

Осиново авылында Карпов исемендәге лицейның 800 урынлы яңа корпусы ачылды 11 Декабря 2019

Осиново авылында Карпов исемендәге лицейның 800 урынлы яңа корпусы ачылды

10 декабрь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Осиново авылында В.В.Карпов исемендәге лицейның 800 урынга исәпләнгән яңа корпусын ачты. Биредә I-IV сыйныф балалары белем алачак. Яңа корпус ачылганчы алар ике сменада укыган.

ТР Президенты балаларның яхшы укуын теләде. Ул лицейның төрле рейтингларда алдынгы позицияләр биләвен билгеләп үтте. Бинаның иске корпусында да ремонт ясалачак, дип өстәде ул.

«Сезне әлеге искиткеч бина белән ихлас күңелдән котлыйм. Яхшы укуыгызны һәм көндәшлеккә сәләтле булуыгызны теләп калам», - дип мөрәҗәгать итте ул балаларга.

Лицейда Осиново, Яңа Тура, Воронино, Ремплер һәм Ивановское торак пунктларында яшәүче балалар белем ала. Әлеге корпусның ачылуы лицей өчен генә түгел, тулаем Яшел Үзән районы өчен дә көтеп алынган вакыйга, дип белдерде уку йортының директоры Эльвира Королева.

«Без иң зур авыл мәктәпләреннән берсе саналабыз. Мондый заманча, матур мәктәп – балаларыбыз өчен менә дигән бүләк. Биредә тулы көн мәктәбен оештыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Түгәрәкләр өчен махсус кабинетлар, уку, ял бүлмәләре бар. Ягъни кече яшьтәге балаларына черем итеп алу мөмкинлеге дә тудырылган», - диде ул.

Өч катлы бинада 43 сыйныф, түгәрәкләр өчен 8 бүлмә, озынайтылган көн төркеме өчен йокы һәм уен бүлмәләре, хореография кабинеты, китапханә, психолог бүлмәсе, актлар залы урнашкан. Шулай ук универсаль спорт залы, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары, ясалма өслекле футбол кыры да бар.

"Татар-Информ" агентлыгы материаллары буенча


Возврат к списку