19 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә “Россиядә гуманитар белем бирүнең актуаль мәсьәләләре

19 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә “Россиядә гуманитар белем бирүнең актуаль мәсьәләләре 20 Ноября 2019

Казанда Россиядә гуманитар белем бирү мәсьәләләренә багышланган форум узды

19 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә “Россиядә гуманитар белем бирүнең актуаль мәсьәләләре” мәгариф форумының пленар утырышы узды, ул үзенең программасында тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Бөтенроссия ассоциациясенең күчмә киңәшмәсен һәм республиканың тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының III съездын берләштерде.

Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия мәгариф министры Ольга Васильева катнашты.

наш5.jpg

Алексей Песошин утырышта катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен укыды.

Анда Рөстәм Миңнеханов социаль-гуманитар фәннәрнең сыйфатын арттыруны өстенлекле бурычларның берсе дип атаган.

“Россиянең динамик үсеш кичерә торган төбәкләреннән берсе буларак, Татарстан гомумдәүләт күләмендәге бурычларны хәл итүгә, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга саллы өлеш кертә. Татарстанда белем бирү системасын үстерүгә зур игътибар бирелә. Шул ук вакытта, өстенлекле бурычларның берсе - социаль-гуманитар фәннәрнең дәрәҗәсен һәм сыйфатын арттыру. Нәкъ менә алар үзенең тарихи һәм мәдәни традицияләре белән турыдан-туры бәйләнеш тойган бүгенге көн шәхесен формалаштыруда төп рольне уйный, туып үскән шәһәр, авыл, төбәк һәм тулаем алганда илне уңышлы үстерүдә үз өлешен кертүне максат итеп куя”.

песош2.jpgТР Президенты үз хатында Казан федераль университетының республикада гуманитар белемне кадрлар белән тәэмин итүгә сизелерлек өлеш кертүен билгеләп үтте.

Үз чиратында, Алексей Песошин утырышта катнашучыларга нәтиҗәле эшчәнлек теләде.

Утырышта шулай ук Россия мәгариф министры Ольга Васильева һәм Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров чыгыш ясады.

Форум кысаларында тарихи-мәдәни стандартны камилләштерү, 2019/2020 елларда тарих һәм җәмгыять белеме буенча БДИ һәм ТДИга әзерлек белән бәйле мәсьәләләр каралды.


Возврат к списку