Татарстанда яңа буын китапханәләре барлыкка киләчәк

Татарстанда яңа буын китапханәләре барлыкка киләчәк 5 Ноября 2019

Татарстанда яңа буын китапханәләре барлыкка киләчәк

Модель китапханә - ул яхшы комплектланган, күп тармаклы фонды булган, заманча техника белән җиһазландырылган, үз эшендә яңа мәгълүмати технологияләр куллана торган, төзекләндерелгән бинада урнашкан үрнәк китапханә.

Шуларның берсе Яшел Үзән районындагы Бело-Безводный авылы китапханәсе базасында, икенчесе - Кукмара районындагы Әсән - Елга авыл китапханәсе базасында ачылачак.

Бело-Безводный авылы китапханәсе-филиалында хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта бинада ремонт эшләре тәмамланып килә, якын көннәрдә монтаж эшләре, мебель һәм яңа җиһазлар урнаштыру башланачак.

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында китапханә өчен демонстрация техникасы, яңа компьютер җиһазлары сатып алынган, 2000 данәгә китап фонды яңартылган: нигездә, алар заманча сәнгать, белешмә әдәбият һәм балалар өчен басмалар. Гадәти кәгазь варианттагы китаплардан тыш, бирегә килүчеләр Милли электрон китапханә мөмкинлекләреннән һәм «ЛитРес: мобиль китапханә» мәгълүмат базасыннан файдалана алалар.

Китап укучыларга уңайлы булсын өчен бинаны берничә зонага бүлгәннәр. Аларның берсе - кечкенәләр өчен, биредә балалар мебеле, уен җиһазлары, зур плазма урнаштырылачак. Икенче зонада уку залы оештырыла, искесеннән аермалы буларак, бирегә килүчеләр киштәдән кирәкле китапны үзләре сайлап ала алачак, ә трансформер - өстәлләр китапханәдә презентацияләр, иҗади очрашулар һәм мастер-класслар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Өченче залда яшь журналистлар эшләячәк, алар өчен фото, видео һәм монтаж җиһазлары сатып алынган.

Муниципалитет һәм иганәчеләр ярдәме белән бинада тәрәзәләр алыштырылган, ә якын арада янгын сигнализациясе урнаштырылачак.

Икенче модель китапханә Кукмара муниципаль районының Әсән-Елга авыл китапханәсе базасында ачыла.

Биредә шулай ук зур эш башкарылган: басма һәм аудиокитаплар (2500 исемдәге), яңа җиһазлар, мәгълүмати стендлар, уеннар, компьютерлар һәм интерактив җайланмалар сатып алынган, ЛитРес электрон китапханәсенә язылу рәсмиләштерелгән.

Китапханә вәкилләренең сүзләренә караганда, киңлекләрне функциональ зоналарга бүлгәндә укучыларның теләкләре дә, модель китапханә таләпләре дә исәпкә алынган. Функциональ зоналар биредә 10га якын: мобиль - балалар өчен интерактив идәнле, мультфильм һәм видеофильмнар карау мөмкинлеге булган зона, дискуссияләр, букроссинг зоналары; тынычлыкта уку өчен уку залы, иҗади эшләр өчен зона, компьютер һәм электрон ресурслар белән эшләү зонасы, шулай ук массакүләм чаралар һәм әдәби очрашулар үткәрү өчен мобиль өлеш. Проект буенча физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә хезмәт күрсәтү зонасы да каралган, аерым алганда, начар күрүчеләр һәм күрмәүчеләр өчен махсус мәгълүмат ресурслары белән җайлаштырылган автоматлаштырылган эш урыннары булдыру каралган.

Җирле бюджет хисабына бинада видеокүзәтү урнаштырылган һәм янгын сигнализациясе алмаштырылган.

Шулай итеп, модель китапханә, төп белем бирү һәм педагогик функцияләрдән тыш, адаптив, коммуникатив һәм мәдәни – мәгариф функцияләрен дә тормышка ашырачак. Яңартылган учреждениеләрдә һәвәскәрләр клублары һәм кызыксынулар буенча берләшмәләр эшләячәк, очрашулар, конференцияләр, лекцияләр, фестивальләр, конкурслар һ.б. үткәреләчәк. Әлегә китапханәләрдә соңгы әзерлек эшләре бара, хезмәткәрләр өйрәтү уза. «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында алар өчен квалификация күтәрү курслары оештырылды.

Белешмә:

«Мәдәният» илкүләм проекты «2024 елга кадәр Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Президент указын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән. Илкүләм проектның кураторы - вице-премьер Ольга Голодец, җитәкчесе - Мәдәният министры Владимир Мединский.

***

Татарстанда илкүләм проектны гамәлгә ашыру эше өч төбәк проекты буенча башкарыла: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният».

МӘГЪЛҮМАТ Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтыннан алынды

Возврат к списку