Фәнни ачышлар эзеннән Ген препаратларын куллану

Фәнни ачышлар эзеннән Ген препаратларын куллану 8 Августа 2019

Фәнни ачышлар эзеннән

Ген препаратларын куллану

Мәскәү астындагы «Яңа гасыр» клиникасы базасында уздырылган тәҗрибәләр вакытында препарат элегрәк травма алган һәм аксап калган атларда сынала.Өч атна дәвалау нәтиҗәсендә алар аксамыйча йөри башлый, тагын ике айдан соң – узышларга һәм сикертеп чабуга әйләнеп кайта. Тагын 12 айдан соң тикшерү аяклардагы тән тукымасының тулысынча яңарган булуын, атларның сәламәт һәм авыртуларсыз яшәвен күрсәтә.Фәнни тикшеренү вакытында препаратның тискәре йогынтысы булмау да ачыклана.

Белгечләрнең пациентлары сыйфатында спорт ярышларында катнаша торган атлар файдаланыла. Аларның берсенә, 2001 елда туган Ринго Ван Хоф Тер Нилленга 2015 елның июлендә шушы препарат белән операция ясала. Бер айдан соңул инде CCN 2* программасы буенча өч төрле чыгышны берләштергән ярышка катнаша. Хәзер шулай ук ике йолдызлы программа буенча өч төрле чыгышны берләштергән ярышларда уңышлы чаба.

Тагын бер дәваланучы – Афродита – препарат кулланганнан соң ике ай узуга Европа Чемпионатында чаба, яшь атлар арасында команда бүләгенә лаек була.Кони.jpg

Әлеге ачыш инглиз телле Daily Mail, The Telegraph, Science Daily, Alpha galileo ресурсы, USWeekly кебек басмаларда телгә алына, экспертлар тарафыннан югары бәяләнә. 

Казан университеты ягыннан эксперименталь эшне КФУ профессоры, Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы Альберт Ризванов җитәкли. Галимнәр әлеге тикшеренүдә кулланылган ген терапиясенең уңышы VEGF164 генының про-ангиоген үсеш факторы комбинациясенә мөрәҗәгать итүдә дип саныйлар. Ул кан тамырлары ныгуга, шулай ук фибробластларның (FGF2) үсеш факторына йогынты ясый, үз чиратында, алар күзәнәкләрнең яшәүчәнлеген, сакланып калуын һәм үсүен тәэмин итә. FGF2 аксымы яңа кан тамырларының (ангиогенез) үсешен һәм ныгуын стимуллаштыра, шулай ук яраларның яхшы төзәлүенә, ябылуына китерә. Көтелмәгән иммун реакция булмасын өчен, ике ген да атның үзенеке булып, ул җан иясендәге табигый аксымнарның биосинтезын хасил итә. Моннан тыш, ике рекомбинантген да бердәм плазмид ДНК-га берләшә, нәтиҗәдә биологик яктан куркынычсызген терапиясе барлыкка килә.

Мондый травмалар күптөрле хайваннарда һәм кешедә дә очраганга күрә, бу тикшеренү ветеринария өчен дә, шулай ук гомуми медицина өчен дә бик мөһим. Аның нәтиҗәләрен аяк-куллар белән бәйле башка төрле авыруларны дәвалау өчен дә кулланырга мөмкин.

Россия һәм Англия галимнәренең бу ачышы шушы юнәлештәге башка ысуллардан өстенлекле. Эш шунда, бүген файдаланыла торган стандарт ветеринария терапиясе 60% дәвалануны тәэмин итә, регенератив ветеринариянең иң яхшы ысуллары моны 20%-ка арттыра. Бер үк вакытта дәвалану 5-6 ай вакыт сорый. Яңа ысул исә дәвалану вакытын киметә һәм тулысынча аякка басу мөмкинлекләрен тагын да арттыра.

Казан галимнәре бу дәвалану ысулын башка зарарлану очракларында, хәтта нәселдән килгән авыруларны терелтү өчен дә кулланырга була дип саныйлар. Мәсәлән, Казан зоопаркы һәм Казан ветеринария академиясе белән берлектә эт һәм мәче семьялыгыннан булган җәнлекләрне дәвалау вакытында ген препаратлары кулланыла. Казанда аларны сирәк очрый торган кыргый җәнлекләрне дәвалауда сынау да планлаштырылган.

Альберт Анатольевич Ризванов, Татарстан Фәннәр Академиясенең мөхбир-әгъзасы.

Возврат к списку