Фәнни ачышлар эзеннән Хәзәркаһанлыгы

Фәнни ачышлар эзеннән Хәзәркаһанлыгы 12 Июля 2019

Фәнни ачышлар эзеннән... Хәзәр каһанлыгының башкаласы.

Татарларның борынгы төрки бабалары тарихында ак таплар да, табышмаклар да аз түгел. Шуларның кайберләрен чишкәндә, әле ХХ1 гасырда да, гаять кызыклы һәм тарихны үзгәрткән ачышлар ясала. Сүзебез Казан археологлары катнашы белән ясалган шундый ачышларның берсе хакында булыр.

Без бүре үлемнән алып калган һун баласыннан килә торган Ашин ыруы, шул ыруның Алтайдагы күпсанлы төрки кабиләләрне берләштереп, 552 елда көчле Төрки каһанлык төзүе турында беләбез. Әмма шуннан соң Идел буе Болгары оешканга кадәрге тарихта билгесез сәхифәләр дә күп.

Билгеле булганча, 603 елда бу дәүләт ике: Көнбатыш һәм Көнчыгыш төрки каһанлыкларга таркала. Шуның көнбатыш өлешеннән 650 елларда Хәзәр каһанлыгы аерылып чыга. Ул Түбән һәм Урта Иделне, Кавказның алгы өлеше һәм Азов (Азак) буйларын, хәзерге Төньяк-Көнбатыш Казахстан, Кырымның көнчыгыш өлеше, Днепр буйларын колачлый. Әмма бу дәүләт хакында элегрәк оешкан Төрки каһанлык кадәр дә мәгълүмат сакланмаган.раскопки.jpg

Төрки телдә сөйләшүче Хәзәр дәүләтенең идарәчеләрен Ашин ыруы белән туганлык җепләре бәйләгән дип санала. Дәүләтнең үзәге исә хәзерге Дагстан җирләреннән акрынлап Идел буена күчә. Якынча 740 елларда хәзәр юлбашчыларының берсе – Булан яһүд (иудаизм) динен кабул итә. Бу факт соңрак ислам чолганышында калган Хәзәр каһанлыгының җимерелүендә (969 ел) хәлиткеч роль уйный дип әйтәләр. Әмма бу мәсьәләдә дә, фактлардан бигрәк, фаразлар өстен.

Хәзәр каһанлыгының торак урыннары тарихы да озак вакытлар билгесез кала. ХХ гасыр уртасындагы археологик тикшеренүләр Саркел шәһәрлеген Волгоград һәм Ростов өлкәләре территориясендә су астында калган җирләрдә, Таман шәһәрлеген Краснодар краенда дип билгелиләр. 2008 елда галимнәр каһанлыкның Түбән Иделдәге башкаласы Итил шәһәрлеген Каспий диңгезе буенда, Әстерхан тирәләрендә дип фаразлыйлар. Ике зур шәһәр – Бәләнҗәр һәм Сәмәндәр хакында бәхәсләр бара. 

город.jpg2008-2010 елларда Калмык Республикасы территориясендә гаять зур ике борынгы торак урын табыла. Башанта елгасы буена урнашканга күрә, галимнәр аларны Башанта-I һәм, аннан 8 чакрым читтәрәк соңрак табылганын Башанта-II дип исемлиләр. Мондагы беренчел күзәтүләр бу урыннарда зур территорияне биләп торган таш шәһәрлекләр булганны күрсәтә.

Археологик казу эшләре бары тик 2015 елдан гына башланып китә. Аны Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм Россия Фәннәр академиясенең Калмык фәнни үзәге галимнәре бергәләп алып бара.

Соңгы еллардагы казу эшләре вакытында табылган таш торак урыннары, алардагы керамика, таш эшләнмәләр калдыклары мондагы шәһәрлекләрнең Болгар һәм Кырымдагы Херсонес шәһәрлекләре белән охшаш булуын күрсәтә. Башантада, шулай ук, зур мәйдан биләп торган торак урыны табыла.Андагы таш сарайларның зурлыгы, купшылыгы бу урынның идарәче (каһан) даими яшәгән башкала булуына ишарә ясый.

Төзелү вакытын ачыклау өчен, Алмания университетларында (Киль университетының Лейбниц лабораториясендә) радиоуглерод матдәләрне тикшерү уздырыла. Аның нәтиҗәсе шәһәрлекнең 7 гасыр уртасы – 8 гасыр ахырына (Хәзәр каһанлыгы чорына) каравын әйтә.

Шулай итеп, Башанта Хәзәр каһанлыгына караган иң беренче таш кала – мәркәз дип дәлилләнә. Әлеге ачыш безнең төрки бабаларыбызның 7-8 гасырлар чигендә үк таш шәһәрләр төзү культурасын үзләштереп, утрак тормыш алып барганлыгын сөйли. Нәтиҗәдә төрки халыкларда шәһәр төзү культурасының вакыты борынгылыкка чигерелә.

А.Г. Ситдиков, Татарстан Фәннәр Академиясенең мөхбир-әгъзасы


Возврат к списку