Татарстан фәннәр академиясе галимнәре Себердә.

Татарстан фәннәр академиясе галимнәре Себердә. 2 Июля 2019

Татарстан фәннәр академиясе галимнәре Себердә.

Олег Ришат улы: ”Без татарларның телен, әдәбиятын гореф-гадәтен өйрәнгән институтыннан килдек. Галимнәребез төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның җырларын, халык авыз иҗатын, сөйләм телен, гореф-гадәтләрен өйрәнәләр, аларны анализлыйбыз, соңыннан фәнни хезмәтләр язабыз. Экспедицияләр буенча аерым бер китап чыгарабыз. Себернең күп өлкәләрендә булдык. Алдагы өч елда без Төмән өлкәсенә киләбез. Быел экспедициябезне Тубыл районыннан башларга булдык. Кайда татар бар, без шунда экспедциягә барып җитәбез. Тел күп үзгәрешләр кичерде. Безнең экспедиция комплекслы. Телне генә өйрәнмибез. Авылларның тарихы, легендалары, риваятьләр, елгалар, күлләрнең исемнәре — халкыбызның тарихы. Ул исемнәрне яшь буын онытып бара. Безнең максатыбыз, аларны китапка кертеп, тарихыбызны балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыру,”-дип сөйләде. иял3.jpg

Тубыл районына халкыбызның рухи һәм мәдәни байлыгын барларга, өйрәнергә Олег Ришат улы Хәсәнов җитәкчелегендә Татарстан Фәннәр Академиясенең фәнни хезмәткәрләре, филология фәннәре докторы, фольклорчы Илсөяр Закирова, педагогика фәннәре кандидаты, музыка белгече Наилә Нургаянова, искусствовед Наталья Герасимова беренче көнне Тубыл шәһәренең комплекслы фәнни станциясенең фәнни китапханәсендә шәһәребезнең галимнәре, мәдәният үзәкләре, китапханәләр хезмәткәрләре, укытучылар белән очраштылар. Әңгәмәдә кунаклар Себер татарларының халык авыз иҗаты, теле, әдәби-музыкаль мирасы, декоратив-гамәли сәнгате, сөйләм теленең үзенчәлекләре белән танышу, өйрәнү һәм киләчәк буынга яңадан кайтару максатыннан килүләре турында сөйләделәр.

Галимнәр татар мәдәният үзәгендә, унбишенче этномәдәни компонентлы мәктәп каршындагы өлкә мәгариф музеенда булдылар. Музейларның уникальлеген әйттеләр. Тубылда читек тегүче Шәйдулла Хәмидуллинның осталыгына сокландылар. Айсылу Юнусова башкаруында “Ай югары” халык җырын,“Ак куяннар” бәетен яздырдылар. Тубыл шәһәрендә җирле татарлар һәм ерак юлларны якын итеп килгән Татарстан галимнәре белән очрашулар тәэсирле, файдалы, күңелле үтте.

Районның унбер татар авылында милләттәшләребез белән очрашулар дәвам итте. Милли ашлар белән каршы алган якташларыбыз уңган, җитез, җыр-биюгә, сүзгә оста булганнарын, себер кунакчыллыгын күрсәттеләр. Тубыл район хакимияте мәдәният бүлеге башлыгы Анатолий Зырянов, кунакларны озатып баручы районның хөрмәтле, атказанган кешесе Нурхаят Шаһбанова һәр авылда кешеләрне җыеп, очрашуларны оештырды. Татар авылларында өлкәннәр белән очрашулар, әңгәмәләр бердәмлегебезне күрсәтте. Бәек авылыннан Флора апа Апсатарова: ”Ерактан килгән, татар халкы өчен зур эшләр башкарган галимнәргә кадер-хөрмәт күрсәтергә тырыштык. Мин авылыбызның тарихы турында белгәннәремне сөйләдем. Әниемнән мирас булып калган кул эшләрен күрсәттем. Авылыбызда себер татарларының милли ризыкларын пешерүчеләр Динара Хисмәтуллина, Венера Камалетдинова; халык җырларын башкаручы да, биюче дә Зөлфия Камалетдинова, Фәкия әби Хәкимова, Рамазановлар гаиләсе; күл эшләре буенча яшь вакытында авылыбызның остасы булган Фәридә әби Кучубаева сөйләгәннәре галимнәргә булышлык булып барсын,”-дип, җылы теләкләрен юллап калды. Абалак авылы китапханәссендә дә кунакларны җылы каршыладылар. ”Иртеш моңнары” ветераннар ансамбле җитәкчесе Мәркизә Нәбиева: ”Без авылыбызның тарихын, елга-күлләребез турында белгәннәребезне сөйләдек. Себер татар телендә сөйләштек, такмаклар җырладык. Безнең белән мәгънәле әңгәмә корып, сораулар бирделәр. Очрашу күңелләребездә якты, җылы хисләр калдырды.ИЯли2.jpg

Кызганычка, авылыбыз тарихын яхшы белмибез икән дигән уйлар да туды. Арабыздан өлкән яшьтәгеләр китеп бара. Казан галимнәренә бөтен татарлар өчен эшләгән изге эшләрендә уңышлар теләп калабыз, ”-дип сөйләде. Язучы Якуб Зәнкиев укыткан Хуҗайлан мәктәбендә ветеран укытучылар, авылның өлкән яшьтәге тыл ветераннары җыелган иде. Мәктәп мөдире Әлбинә Азисова кунакларны мәктәп музеена, аннары чәй табыны янына чакырды. 92 яшендәге ветеран укытучы Кафия апа Зәнкиева авылның традицияләрен, Якуб абый укыткан елларны сөйләде. Ветеран укытучы Хәмидә апа Речебакиева кунакларга җирле шагыйрь-шагыйрәләребезнең китапларын, Кафия апа Фәйзуллина (мәрхүмә) язып калдырган “Батыр кыз” әкиятен , үзе язып барган җирле мәкаль-әйтемнәрне тапшырды. Галимнәрне язучы Якуб Зәнкиев яшәгән йорт , авыл мәчете дә кызыксындырды. Хәмидә апа: ”Югалып барган телебезне, гореф-гадәтләребезне, милләтебезне саклауда зур эш башкаручы галимнәргә уңышлар теләп калабыз. Себер татарларына багышланган фәнни китапның презентацияләрен дә күрергә, катнашырга язсын,”-диде. Галимнәр һәр авылның тел үзенчәлеген, гореф-гадәтләре, үз авылларына багышланган җырлары, күл осталары барлыгын билгеләделәр.

Бу хәбәр Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан алынды.


Возврат к списку