Башкортстанда Татарстан көннәре ике республиканың Фәннәр академияләре президиумнарының берлектәге утырышыннан башланды

Башкортстанда Татарстан көннәре ике республиканың Фәннәр академияләре президиумнарының берлектәге утырышыннан башланды 18 Апреля 2019

Башкортстанда Татарстан көннәре ике республиканың Фәннәр академияләре президиумнарының берлектәге утырышыннан башланды.

Анда хезмәттәшлек мөмкинлекләрен киңәйтү юллары каралды.

"Озак елларга сузылган хезмәттәшлек, нигездә, ике юнәлештә - нефть-газ химиясе һәм гуманитар фәннәр өлкәсендә алып барыла", - диде Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов. "Русия Фәннәр академиясе, башка төбәкләрнең фәнни оешмаларына да безнең хезмәттәшлекнең уртак казанышлары яхшы билгеле һәм күптән инде ихтирам яулады. Алда да шушы юнәлештә эшчәнлекне дәвам итәчәкбез".

Берлектәге утырышны ачып, ул Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъсүм Сәлаховка Башкортстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы дипломын тапшырды.55.jpg

Академиянең декабрьдә узган гомум җыелышында без озак еллар Казан Дәүләт федераль университетын җитәкләгән оста оештыручы, дөньякүләм танылу алган галим Мәгъсүм Хәлимулла улына шушы мактаулы исемне тапшыру турында карар кабул иткән идек, - диде ул. - Бу ике коллективны бергә туплау һәм бердәм хезмәт мөмкинлекләрен арттыруга яңа юллар ачачак.

Мәгъсүм Сәлахов фән юлыннан бергә атлаган хезмәттәшләренә олы рәхмәтен белдерде һәм фәннең хәзерге җәмгыятьтә тоткан урыны турында доклад белән чыгыш ясады.

Хәзерге җәмгыять галимнәрдән кискен алга сикереш таләп итә, - диде ул. - Моңа бердәмлек белән генә ирешеп була. Без, ике күрше төбәк галимнәре, төгәл фәннәрдә дә, төрки телләр үсеше, археология, этнография һәм башка юнәлешләрдә дә бер булып эшли алабыз.

Яңалык чыганагы: «Кызыл таң» гәзите


Возврат к списку