the-best-teacher-of-the-world-2019

the-best-teacher-of-the-world-2019 25 Марта 2019

Дөньяда иң яхшы укытучыга миллион доллар премия бирделәр

Ярышлар финалына Австралия, Аргентина, Бразилия, Бөек Британия, Грузия, Һиндстан, Кения, Нидерланд, АКШ һәм Япониядән ун кеше узган.

Һиндстан бизнесмены Санни Варкейның хәйрия фонды укытучы һөнәренә зур өлеш керткән өчен 1 миллион доллар премия тапшыралар.

Премия тапшыру тантанасы 24 мартта Дубайда узды. Ярышлар финалына Австралия, Аргентина, Бразилия, Бөекбритания, Грузия, Һиндстан, Кения, Нидерланд, АКШ һәм Япониядән ун дәгъвачы узган.

Санни Варкей фонды премиясе беренче тапкыр 2015 елда гамәлгә куелган. Ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вице-президенты һәм премьер-министры, Дубай идарәчесе шәех Мөхәммәт бән Рәшит Әл Мактум химаясында тапшырыла. Быел бәйгедә катнашу өчен 179 илдән 10 мең гариза тапшырылган.

Быел «Дөньяда иң яхшы укытучы» исеменә һәм бер миллион доллар премиягә Кениядан 36 яшьлек Питер Табичи, табигый фәннәр буенча укытучы лаек булды.

2018 елда премияне Бөек Британия Бристоль шәһәренең имин булмаган районында рәсем һәм текстиль эше буенча белем бирүче укытучы Андриа Зафираку алган.

Һиндстан бизнесмены Санни Варкей Якын Көнчыгышта шәхси балалар бакчалары һәм GEMS Education мәктәпләре челтәрен булдырган.


Возврат к списку