president-of-tatarstan-in-Tajikistan

president-of-tatarstan-in-Tajikistan 20 Марта 2019

Рөстәм Миңнеханов "Нәүрүз" бәйрәмендә кунак булды

Беренче көн азагында Рөстәм Миңнеханов җирле татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты.

Татар җәмәгатьчелеге эш белән Рөстәм Миңнехановны һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхеразыевны Дүшәнбе шәһәрендәге «Дуслык» татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәге рәисе Римма Хәмзина һәм җәмәгатьчелекнең актив катнашучылары Тәскирә Мирхәйдәрова һәм Нурия Якупова таныштырдылар. Очрашуда балалар һәм актив яшьләр башкаруында музыкаль номерлар яңгырады. Рөстәм Миңнеханов очрашу азагында Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бүгенгә республикада 17 меңләп ватандашыбыз яши.

«Дуслык» татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәге 1991 елда Дүшәнбедә оештырылган һәм татарларның милли-мәдәни тормышын төп оештыручы булып тора. Үзәкнең Истаравшан, Исфара, Курган-Түбә, Нүрек, Турсун-Задә, Ригар һәм башка шәһәрләрдә филиаллары бар.

2002 елдан «Дуслык» татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәген Хәмзина Римма Фуат кызы җитәкли. Аның инициативасы буенча 2007 елда беренче мәртәбә «Сабантуй» бәйрәме оештырылган, хәзер ул ел саен уздырыла.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Таҗикстанның татар диаспорасы белән тыгыз элемтәдә тора.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Нәүрүз - яз килү бәйрәмендә Таҗикстанның хөрмәтле кунагы булды. Нуректагы тантанага республика башлыгын Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон чакырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов бәйрәмгә халык һөнәрчеләр күргәзмәсе белән танышканнан соң кушылды. Эмомали Рахмон кунакны таҗик халкына тәкъдим итте һәм җыелган кунаклар аны алкышлар белән сәламләде.

«Безнең халыклар күп гасырлык дуслык төене белән бәйләнгән. Бу мең ел элек барлыкка килгән һәм тормышка мәхәббәт белән сугарылган Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтү матур традициясендә дә ачык чагыла», - диде Таҗикстан Президенты.

Татарстан Президенты дустанә сөйләшүдә Эмомали Рахмон һәм Таҗикстан халкына бәйрәмне оештырган һәм җылы кабул иткән өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең өчен хәзерге сәфәр - безнең халыклар арасындагы элемтәләрне киңәйтү һәм Россия белән Таҗикстан арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне алга таба да ныгыту символы», - диде Татарстан Президенты.


Возврат к списку