Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Финляндия Республикасына эш сәфәре

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Финляндия Республикасына эш сәфәре 4 Декабря 2018

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Финляндия Республикасына эш сәфәре кылды.

4 декабрь көнне Хельсинкида SLUSH бөтендөнья стартаплар һәм яшь эшкуарлар конференциясе узды. Тантаналы ачу чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

SLUSH Европада яңа технологияләр эшләүчеләр өчен әһәмиятле вакыйга дип санала. Быел конференциядә 20 меңнән артык кеше катнашуы көтелә, шул исәптән 2500 стартап вәкиле, меңнән артык венчур инвесторы.

Конференциядә Рөстәм Миңнеханов SLUSH генераль директоры Андреас Саари белән очрашты. Саари әфәнде әлеге проект тарихы турында сөйләде. Беренче кат конференция Хельсинкида 2008 елда Финляндия компанияләре һәм инвесторлары өчен узыдырылган. Алга таба чара дөнья дәрәҗәсендә үткәрелә башлый, 2017 елда конференциядә 130 ил вәкиле катнашкан. Хәзерге вакытта SLUSH Хельсинкида гына түгел, ә Токио, Сингапур һәм Шанхайда да уздырыла.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан технологик эшкуарлык үсешенә, стартапларга ярдәм программаларын булдыру проектларына игътибар итә. ТР Инвестицион-венчур фонды бар, ул Татарстанның инновацион мөмкинлекләрен үстерү белән шөгыльләнә һәм фән ачышларын гамәлгә кертүче кече һәм урта бизнеска ярдәм итә.

ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, Татарстанда SLUSH белән берлектә чаралар уздыру мөмкинлеге бар. Шул исәптән Казан венчур ярминкәсе аша да хезмәттәшлек итеп була.

Хельсинкида SLUSH конференциясе кырларында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Fortum компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Fortum компаниясе электроэнергия җитештерүче әйдәп баручы оешмаларның берсе. Ул углеродсыз энергетика – кояш һәм җил энергетикасын уңышлы файдалана.

Әңгәмә барышында яклар энергетика өлкәсендәге перспективалы проектлар, җил энергетикасы станцияләре үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.

Мәгълүмат чыганагы: ТР Президенты Матбугат хезмәте

Фото: Эдуард Хайруллин

рмн Хельсинки4.jpgрмн Хельсинки2.jpgрмн Хельсинки3.jpg

Возврат к списку