Казанда Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл ачылды

Казанда Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл ачылды 20 Ноября 2018

Татарстан фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Саләхов танылган галим, шәех Шиһабетдин Мәрҗанигә Казанда һәйкәл ачуда катнашты

20 ноябрь көнне Казанның Кабан күле буенда, Мәрҗани мәчете каршысында татар мәгърифәтчесе, галим Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл ачылды.

Ачылу тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Саләхов, дин әһелләре, мәдрәсә шәкертләре, язучылар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында: “Мәрҗанинең тууына 200 ел вакыйгасына бәйле ачылган бу һәйкәл Казанның татар бистәсенә, татар халкына зур бүләк” – дип билгеләп үтте.

Миңтимер Шәймиев Мәрҗанинең бик күп хезмәтләрен халыкка танытырга кирәк дигән фикердә. "Мәрҗанинең хезмәтләрен өйрәнү, халыкка җиткерү буенча эшлисе эшләр күп әле. Кайбер илләрдә, бәлкем, ул күбрәк тә танылгандыр. Без исә зур башлангыч алдында. Без бик күп туристлар кабул итәбез. Аларга тарихыбызны, Мәрҗанине кыскача, төгәл итеп сөйли белергә кирәк. Мәрҗанинең Казан һәм Болгар турында "Справедливые известия" дигән ике томлык фундаменталь әсәре бар. Боларны өйрәнергә дә өйрәнергә әле", диде Шәймиев.

Татарстан фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Саләхов чарада чыгыш ясап Татарстан академиясенең Мәрҗани хезмәтләрен басмага әзерләве турында хәбәр итте.

Һәйкәл ачылу тантанасында Мәрҗанинең дүртенче буын туганы Гөлзада Мостафина бабасына һәйкәл куюда катнашкан кешеләргә рәхмәтен җиткерде.

Быел Шиһабетдин Мәрҗани тууга 200 ел булды. Ел дәвамында Татарстанда әлеге вакыйгага бәйле төрле чаралар узды.

Возврат к списку