Югары уку йортын тәмамлау турында ике рәсми диплом - Россия һәм АКШ дипломнары

Югары уку йортын тәмамлау турында ике рәсми диплом - Россия һәм АКШ дипломнары 2 Ноября 2018

Югары уку йортын тәмамлау турында ике рәсми диплом - Россия һәм АКШ дипломнары

Потомак университеты (Вашингтон, АКШ) Apple компаниясенә нигез салучы Стив Возняк һәм «ТИСБИ» Идарә университеты белән партнерлыкта яңа программа эшли башлый. Ул АКШта укырга һәм ике рәсми диплом - Россия һәм Америка дипломнары алырга мөмкинлек бирә. Тел белеме буенча TOEFL имтиханын уңышлы тапшырганнан соң, студент бер үк вакытта ике югары уку йортына да керә һәм аңа гадиләштерелгән тәртиптә Америка студентлары визасын рәсмиләштерәләр.

Укыту берничә юнәлеш буенча барачак: халыкара мөнәсәбәтләр, программа инженериясе, бизнес-информатика, дәүләт идарәсе һәм башкалар.

Бу программаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. 23нче октябрьдә Сан-Францискода ул Потомак университеты җитәкчелеге белән очрашты һәм мондый проектларның кирәклеген билгеләп үтте.

Мәгълүмат чыганагы: http://mon.tatarstan.ru/tat


Возврат к списку