Казанда Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл куелачак

Казанда Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл куелачак 25 Октября 2018

Казанда Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл куелачак

Казанда мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл урнаштырылачак. Ул башкаланың Мәрҗани урамында, шул ук исемдәге мәчет янәшәсендә булачак.

«Без Мәрҗани исемендәге сквер булдыру һәм аңа һәйкәл кую турында күптән хыялланып йөри идек. Казан хакимияте Мәрҗани мәчете янында, Кабан күле буенда зур гына урын бирде. Скверда инде зур эшләр эшләнгән. Һәйкәл әзерләнеп беткән. Хәзер постамент җыю бара. Бу атна азагына хәтле, әгәр безгә һава торышы мөмкинлек бирсә, без һәйкәлне постаментына урнаштырабыз», — диде Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Татар мәгърифәтчесе, галим Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгы республикада рәсми рәвештә игълан ителгән иде. Ел дәвамында бу уңайдан фәнни, дини һәм мәдәни чаралар узды. Чаралар ноябрь-декабрь айларында да, 2019 елда да дәвам итәчәк.


Возврат к списку