Нобель тынычлык бүләге

6 Октября 2018

Нобель тынычлык бүләге җенси эзәрлекләүгә каршы көрәш өчен бирелә

Җомга көнне Нобель тынычлык бүләге ияләре билгеле булды. Быел бүләк Конгодан Денис Муквеге һәм Гыйрактан Надия Мурадка хәрби низагларда җенси эзәрлекләүләргә каршы көрәшләре өчен бирелә.

5 октябрь 2018 елның Нобель тынычлык бүләге ияләрен игълан иттеләр. Бүләккә хәрби низагларда җенси эзәрлекләүләргә каршы көрәш алып баручы ике активист – Денис Муквеге (Конго) һәм Надия Мурад (Гыйрак) лаек дип табылды, дип игълан итте Нобель комитеты.

нобель5.jpgнобель6.jpg

Денис Муквеге – табиб. Ул Конгода сугыш вакытында зыян күргән меңнәрчә җенси эзәрлекләү корбаннарына ярдәм иткән, үзен бу эшкә багышлаган. Корбаннарга ярдәм итүдән тыш ул иҗтимагый активист та булган, Конго хакимиятен бу мәсьәләдә битараф булган өчен даими тәнкыйтьләп килгән. Муквеге хәрби низагларда көчләүләрне корал буларак кулланмаска чакырган.

Муквеге 1955 елда туган. Панзи хастаханәсенә нигез салучы һәм аның мөдире буларак билгеле. Әлеге хастаханә нәкъ көчләүләрдән зыян күргән хатын-кызларга ярдәм итү белән шөгыльләнә. Конгода гинекология өлкәсендә иң зур белгеч санала.

Надия Мурад 2014 елда "Ислам дәүләте" (Русиядә тыелган) оешмасында җенси коллыкка эләккән. Коллыктан котыла алган һәм үзен хокук яклауга багышлаган. 2016 елда Гыйрак хакимияте аны Нобель тынычлык бүләгенә тәкъдим иткән.

Надия Мурад 1993 елда туган. БМОның наркотиклар һәм җинаятьләргә каршы көрәш өлкәсендә илчесе булып тора. Мурад кеше хокуклары өлкәсендә Вацлав Һавел бүләге һәм фикер иреге өчен Андрей Сахаров премиясе иясе. Time журналы 2016 елда аны дөньяның иң тәэсирле кешеләр исемлегенә керткән.


Возврат к списку