Гаяз Исхакыйның шәхси документлары Казанга кайтты

10 Сентября 2018

Tuley_Duran7.jpg

2018 елның 7 сентябрендә Гаяз Исхакый исемендәге «Идел-Урал» фонды (вакыфы) җитәкчесе Түләй Дуран Г.Исхакыйның Төркиядә сакланган шәхси документларын, көндәлекләрен Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына бүләк итте.

Мәгълүм булганча, Гаяз Исхакый гомеренең күпчелек өлешен ватаныннан читтә, мөһаҗирлектә уздыра. Аның язма мирасын туплаган шәхси архивы да Төркиядә, кызы проф. Сәгадәт Чагатай нигезләгән “Аяз Таһир Төркестан Идел-Урал Вакыфы” фондларында сакланып, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.

Гаяз Исхакый архивы язучының әдиплек, иҗтимагый-сәяси эшчәнлегенә, шәхси тормышына мөнәсәбәтле документлар тупламыннан гыйбарәт. Биредә 312 берәмлек саклану материаллары җыйналган. Алар арасында Гаяз Исхакый әсәрләренең кулъязмалары, аның 1919 елдан алып вафатына кадәр алып барылган хатирә дәфтәрләре, эш кәгазьләре, төрле оешмаларга юлланган мөрәҗәгатьләре, хатлары, фотосурәтләре һ.б. бар. Аларның күпчелеге Гаяз Исхакыйның үз кулы белән язылган, татар, төрек, инглиз, алман телләрендәге оригинал документлар. Шулай ук биредә Сәгадәт Чагатай тарафыннан язылган 32 көндәлек дәфтәрләре дә кыйммәтле мирас буларак урын алган.

1990 еллар башында Гаяз Исхакый иҗаты туган илендә дә өйрәнелә башлагач, “Аяз Таһир Төркестан Идел-Урал Вакыфы” җитәкчесе Түләй Дуран бу эштә һәрдаим ярдәм итеп килде, әлеге документларның электрон копияләрен Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына тапшырды. 7 сентябрь көнне Түләй Дуран ханым Гаяз Исхакый архивындагы документларның оригиналларын да тулысынча язучының үз ватанына кайтарды, аларны Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына бүләк итте.

Tuley_Duran5.jpgTuley_Duran3.jpg


Возврат к списку