29082018

29 Августа 2018

IMG_6786.jpg1555.jpg

2018 елның 29 августында Татарстан Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының II съезды үз эшен башлады. Чараны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, Казан (Идел буе) федераль университеты һ.б. оештырды.

Съезд эшендә республика укытучылары, мәгариф хезмәткәрләре, бердәм дәүләт имтиханы экспертлары, фәнни һәм педагогик берләшмә вәкилләре, җәмгыять эшлеклеләре катнаша. Катнашучыларны ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов, ТФА А.Х.Халиков исемендәге археология институты директоры Айрат Габит улы Ситдиков, Казан федераль университеты ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров сәламләде. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының Бөтенроссия Ассоциациясе башлыгы урынбасары, Дәүләт академик гуманитар фәннәр университеты ректоры Денис Валерьевич Фомин-Нилов “Регионнар тарихы аша Россия тарихы” (“История России через историю регионов”) проекты белән таныштырды һәм Татарстан галимнәре белән эшлекле элемтәләр булдыруга ышаныч белдерде.

Съезд эшчәнлеге республика мәктәпләрендә тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен укыту мәсьәләләре, белем бирүнең сыйфатын арттыру турында сөйләшүләр белән дәвам итте.




Возврат к списку