V Халыкара мәктәбе ачылды

V Халыкара мәктәбе ачылды 27 Августа 2018

2018 елның 21 августында Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгында V Халыкара археология мәктәбе ачылды. Катнашучыларны Спас районы башлыгы Нугаев Камил Әсгат улы сәламләде. Мондый чараларның әһәмиятен ТР мәдәният министры урынбасары Персова Светлана Глебовна да ассызыклады. Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы исеменнән директорның фән эшләре буенча урынбасары Фасхутдинов Андрей Николаевич чыгыш ясады. Халыкара археология мәктәбе укытучылары Пежемский Денис Валерьевич (Мәскәү), Альфред Павлик (Филиппин), Карлос Кордова һәм Михаил Блинник (АКШ) тарафыннан да сәламләү сүзләре яңгырады. Ачылу тантанасыннан соң катнашучылар өчен шәһәрлек буенча экскурсия оештырылды. Кичен беренче секция утырышлары узды.

Быел Халыкара археология мәктәбе дүрт юнәлешне колачлый: геоархеология, археологик текстиль: реставрация, консервация, реконструкция; кремний булмаган чималдан (сөяк, мөгез, таш, металл) эшләнгән борынгы эш коралларын эксперименталь-трасологик тикшерү; палеоантропология. Лекцияләр, практик һәм тәҗрибә эшләре безнең ил һәм чит ил белгечләре тарафыннан үткәрелде. Секция дәресләре археологик өйрәнүләрнең яңа алымнары һәм алар турында гомуми күзаллау булдыру өчен гомуми лекцияләр белән тулыландырылды.

Халыкара археологик мәктәпнең фәнни-өйрәнү программалары белән быел Россия, Беларусь, Таҗикстан, Мисыр, Һиндстан, Кытай, Швеция, Хорватия, АКШ, Төркия, Пакистаннан килгән 50 дән артык яшь галим танышты. 


Возврат к списку