050720188

050720188 5 Июля 2018
Рим шәһәрендә узучы гравитацион физикага багышланган Marcel Grossmann Meeting конференциясендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Рәшид Сюняевка Марсель Гроссман премиясе тапшырылды. Моның турында премиянең сайтында хәбәр ителә.

Марсель Гроссман премиясе ике категориядә: фәнни оешмаларга яисә аерым галимнәргә тапшырыла. Шәхси бүләкләргә Рәшид Сюняев (Германиянең Макс Планк астрофизика институты), Лайман Пейдж (Принстон университеты), Шинту Яу (Стэнфорд һәм Гарвард университетлары) лаек булды. 



Возврат к списку