15052018

15052018 14 Мая 2018
2018 елның 11 маенда Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының конференц-залында "Бөек Ватан сугышы вакытында Татарстан милләтләре" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция узды. Чара Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланып, Татарстан Фәннәр академиясе, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Татарстан Республикасының Милли музее, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы тарафыннан оештырылды. 

Конференция барышында армия генералы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Гареевның сәламлау сүзе тапшырылды, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков тарафыннан, шулай ук Фәннәр академиясе академиклары, фән докторлары һәм кандитлары, республика музейлары, мәктәпләре хемәткәрләре тарафыннан чыгышлар ясалды. Чара конференция эшчәнлеген йомгаклаучы резолюция кабул итү белән тәмамланды.


Возврат к списку