Маргулан укулары 2018

Маргулан укулары 2018 24 Апреля 2018
2018 елның 19-20 апрелендә Казахстанның Актүбә шәһәрендә "Маргулан укулары 2018. Рухи модернизация һәм археологик мирас" халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. 

Конференциядә 9 илдән килгән 150 галим, шул исәптән Татарстан Фәннәр академиясе вәкилләре - А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры А.Г. Ситдиков һәм Институтның баш фәнни хезмәткәре С.Г. Бочаров катнашты. Фәнни форумны ачып җибәргән беренче чыгышлар санына А.Г. Ситдиков һәм С.Г. Бочаровның "Болгар шәһәрлегендәге балчык мичләр турында яңа тикшеренүләр" пленар доклады да керде.

Шулай ук А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры А.Г. Ситдиков белән А.Х. Маргулан исемендәге археология институты директоры Б.А. Байтанаев арасында очрашу узды, аның барышында Татарстан һәм Казахстан археологлары арасында хезмәттәшлекне киңәйтүгә юнәлтелгән чаралар турында сөйләшенде һәм 2018 елда Бөек ефәк юлы истәлекләрен өйрәнү буенча уртак археологик экспедиция оештыру турында килешү барлыкка килде.



Возврат к списку