Япония һәм Татарстан студентларын алмашачак

22 Января 2018
Республика клиник онкология диспансеры һәм Казан федераль университеты япон университеты белән студентларын, фәнни хезмәткәрләрен һәм тикшеренү нәтиҗәләрен алмашачак, дип җиткерә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Россия һәм Япония вәкилләре Канадзава университеты белән берничә килешү имзалады.

Документка имзаларын Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илдар Хәйруллин, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм Канадзава университеты президенты Коетсу Ямазаки куйган.

Возврат к списку