Глобализация шартларында татар халкының этно-дини тәңгәллеге

20 Ноября 2017
IMG_5309.JPG2017 елның 16 ноябрендә Татарстан Фәннәр Академиясендә “Глобализация шартларында татар халкының этно-дини тәңгәллеге” дип аталган фәнни-гамәли конференция узды. Конференция кысаларында Татарстан, Россия һәм чит ил төбәкләреннән килгән делегатлар татар халкының милли-мәдәни, дини үзенчәлекләре һәм татар теле янында туган вазгыять турында фикер алышты.

Конференциянең пленар утырышында Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, академик Дания Заһидуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Татарстан мөфтиенең урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, шулай ук Екатеринбург, Омск, Бишкәк, Минск шәһәрләреннән килгән галимнәр төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның дини тәрбиясе, глобализация шартларында татар теленең торышы турында чыгыш ясады.



Возврат к списку