“XX гасырның мәшһүр мөселман галимнәре”

1 Ноября 2017
3.jpg2.jpg

2017 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасының Фәннәр академиясендә галим Йолдыз Хәлиуллинның “XX гасырның мәшһүр мөселман галимнәре” исемле китабын тәкъдим итү кичәсе узды. 

Йолдыз Хәлиуллинның “XX гасырның мәшһүр мөселман галимнәре” китабында Нобель премиясе лауреаты, бөек Пакистан галиме Абдус Салам һәм аның якын дуслары, якташлары Зәфрулла Хан һәм Мөзәффар Әхмәдның тормышы һәм эшчәнлеге сурәтләнә. Китапның авторы тәкъдим итү кичәсендә укучыларга һәм килгән кунакларга Абдус Саламның эшчәнлеген искә төшерде һәм китапларның язылу тарихы белән таныштырып китте.

Чарада ТР ФА вице-президенты В.В. Хоменко, ТР ФА Исламны өйрәнү үзәге директоры Р.Ф. Патеев чыгыш ясады. 

___________________________________________________________

Мөхәммәд Абдус Салам – Пакистан физик-теоретигы, 1979 елның (Шелдон Глэшоу, Стивен Вайнберг белән берлектә) Нобель премиясе лауреаты. Галим исеме белән Италиянең Триесте шәһәрендә Халыкара теоретик физика үзәге аталган. 

Йолдыз Хәлиуллин Мәскәү дәүләт халыкара багланышлар институты һәм тышкы эшләр министрлыгының дипломатик академиясен тәмамлый. Ул 40 ел буе СССР һәм Россиянең тышкы эшләр министрлыгында абруйлы урынны алып тора.



Возврат к списку