Сәет Вахиди

Сәет Вахиди 19 Октября 2017
2017 елның 19 сентябрендә Казан Кремле дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының “Манеж” күргәзмәләр залында күренекле татар галиме, тарихчы, археолог Сәет Вахидинең тууына 130 ел тулуга багышланган “Татар кулъязма мирасы: өйрәнү һәм саклау мәсьәләләре” дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференциядә Татарстан галимнәре, югары уку йорты студентлары, аспирантлар белән берлектә, Санкт-Петербургтагы Европа университеты, Россия Фәннәр академиясе Дагыстан фәнни үзәгенең Тарих, археология һәм этнография институты (Махачкала), Казахстанның Р. Сөләйманов исемендәге Көнчыгышны өйрәнү институты (Алмата) галимнәре катнаша. Конференцияне Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директоры К.М. Миңнуллин ачып җибәрде.

Чарада татар археографиясе, эпиграфикасы, чыганакчылык һәм башка юнәлешләргә караган актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Конференция кысаларында С.Вахидинең тормыш юлы һәм хезмәт эшчәнлеген яктырткан күргәзмә белән дә танышырга мөмкин булды.




Возврат к списку