Төркия

Төркия 16 Октября 2017
Төркиянең Әнкарә провинциясендәге Казан шәһәрендә “V халыкара этник мәдәният һәм сәнгать чаралары” дип аталган симпозиум эшли башлады. Өч көн дәвам итәчәк чарага дөньяның төрле илләреннән 165 галим чакырылган. Аларның 17се - чит ил фән эшлеклеләре. Җыенның максаты – төрле халыкларның этник мәдәниятен халыкара дәрәҗәдә таныту, яшәтү, үстерү, саклау кебек өлкәләрдәге проблемаларны барлау һәм аларны чишү юлларын эзләү, бу җәһәттән уртак нәшрият чарасы булдыру.

Симпозиумда 29 секция эшли. Анда халык мәдәниятен өйрәнүче галимнәр тарафыннан 164 доклад тәкъдим ителә, дип белдерә чараны оештыручы Гази университеты сәнгать һәм дизайн факультеты хәбәрләр сайты.

“V халыкара этник мәдәният һәм сәнгать чаралары” симпозиумында Татарстаннан “Татар тел белемендә – сөлгеләр” доклады белән ТР ФА доценты Фәридә Таһирова да катнаша. Төркиянең Карс шәһәрендәге Кавказ университеты галимәсе Чулпан Зарипова–Четин “Галимҗан Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми” әсәрендә татар халык әдәбияты үрнәкләре” дип аталган доклад белән чыгыш ясады. 

Чыганак: Татар-информ.

Возврат к списку