Акчурин Р.С.

15 Сентября 2017
облож.jpg2017 елның 14 сентябреньдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Россия Фәннәр академиясе академигы, ТР Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, күренекле кардиохирург, Россия Фәннәр академиясе Йөрәк кан тамырлары хирургиясе һәм ангиологиясе фәнни үзәгенең кардиологик бүлеге җитәкчесе Ренат Сөләйман улы Акчурин кардиологиянең заманча проблемаларына багышланган ачык лекциядә чыгыш ясады.

Ренат Сөләйман улы чыгышында үзе җитәкләген Кардиологик бүлекнең үсеш этапларына, эшчәнлегенә һәм юнәлешләренә тирәнтен тукталып, йөрәк хирургиясе неврологиясендә  катландыруларны булдырмаунын профилактик чараларын ассызыклап үтте. Шулай ук лектор үзенең чыгышында йөрәк кан тамырларына ясалган операцияләрдән соң тернәкләндерү программасын тормышка ашыру турында аңлатты. 

Шул ук вакытта Акчурин Татарстанда соңгы 20 — 30 ел эчендә ачык йөрәккә операцияләр саны артуына игътибар итте.  "СССР вакытында елга 10 меңнән артык операция үткәрелсә, 2016 елда якынча 65 — 70 мең операция эшләнде. Хәзерге вакытта пациентка операция ясату өчен башкалага чыгып китәсе түгел, мондый хирурглар зур шәһәрләрдә дә бар. Өстәвенә, хирургия дәрәҗәсе дә бик югары", – дип билгеләп үтте ул.

Возврат к списку