К. Тинчурин һәм татар театры

15 Сентября 2017
конференция 4.jpgIMG_4701.JPG

2017 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры белән берлектә «Кәрим Тинчурин һәм татар театры» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үткәрде. Әлеге чара Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырылды. 

Конференция кысаларында Кәрим Тинчурин шәхесе һәм иҗатына бәйле көнүзәк проблемаларны ачыклау, милли театрлар репертуары тарихында аның иҗатын барлау, драматург әсәрләрен аңлауда музыка һәм сәхнә бизәлешенең өлеше хакында фәнни чыгышлар ясалды. 

Фәнни-гамәли конференция Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, фәнни оешмалар, театр сәнгате белән бәйле уку йортлары, Татарстан Республикасы театрлары, Уфа дәүләт «Нур» театры, М. Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры, ТР Милли музее, архив хезмәткәрләре, ТР Язучылар берлеге һәм матбугат вәкилләре, аспирантлар, студентлар катнашында узды. 

Шул ук вакытта ТР ФА кече зал фойесында Кәрим Тинчурин шәхесенә багышланган фәнни басмалар, театраль афиша һәм буклетлар, музей экспонатлары һәм драматургның шәхси әйберләреннән торган күргәзмә эшләп торды. 

выставка 3.jpg
выставка 1.jpg



Возврат к списку