Дәүләт бүләкләре һәм Мактаулы исемнәр
13 Сентября 2017
Россия Федерациясе Президентының 2017 елның 10 сентябреннән 416 номерлы Указы нигезендә
Фәнне, мәгарифне үстерүгә, квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен:
III дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” Ордены белән
Россия Фәннәр академиясе һәм Татарстан Фәннәр академиясе академигы, ТР ФА вице-президенты
Салихов Кев Миңнулла улы бүләкләнә.
Дуслык Ордены белән
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты, ТР ФА академигы
Сәләхов Мәкъзүм Хәлимулла улы бүләкләнә.
"Россия Федерациясенең Атказанган табибы" мактаулы исеме белән
Татарстан Фәннәр академиясе академигы
Гайнетдинова Динә Дамир кызы бүләкләнә.
Тәбрик итәбез!