Татар конгрессы

3 Августа 2017 IMG_4572.jpgIMG_4579.jpg

2017 елның 2 августында Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында ТР Фәннәр академиясендә “Татар рухы: тел һәм мирас” дип исемләнгән дискуссион мәйданчык эшләде. Анда татар халкының телен һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасын карап тикшерү, фикер алышу бузлып узды.

Дискуссион мәйданчыкның модераторы булып һәм төп доклад белән Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина чыгыш ясады. Чарада шулай ук чыгышлар белән Закиров Ринат Зиннур улы - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Мөхәммәтов Илдар Ринат улы - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары,  Шәрипова Гүзәл Азат кызы - Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары һәм башкалар катнашты.


Возврат к списку