Русиянең беренче операцион системы татар теленә тәрҗемә ителде

20 Июня 2017 9E52E29C-1B7E-451D-8B5C-623E07412FEC_cx0_cy2_cw0_w1023_r1_s.png
Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты Иннополиста урнашкан "Ачык мобиль платформа" ширкәте белән берлектә Русиядә ясалган беренче операцион системаны татар теленә күчергән. Моның өчен барлыгы 17 мең сүз тәрҗемә ителгән.

Башта Финляндия ширкәтләре тарафыннан җитештерелә башлаган, аннары Русиянең "Ачык мобиль платформа" ширкәтенең актив катнашы белән ясалган смартфоннар өчен әзерләнгән Русиянең Sailfish Mobile OS Rus операцион системасы татар теленә дә тәрҗемә ителде. Бу эшне "Ачык мобиль платформа" ширкәте Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты белән бергә башкарды.

Системаның татар теленә локализациясе тулысы белән интерфейс һәм смартфонга кертелгән кушымталарның татарчалаштыруыннан гыйбарәт. Тәрҗемә ителгән контентның гомум күләме – 17 000 сүз.

Татарстан мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, Sailfish Mobile OS Rus – татар телен бөтен очракларда кулланырга мөмкинлек биргән беренче мобиль операцион система. "Туган телне информацион технологияләрдә кулланырга теләгән кешеләр саны арта, шуңа күрә компьютер һәм смартфон кушымталарының төрле халыклар телләренә адаптацияләре дә барлыкка килә" дип аңлатты ул локализация максатын.

Sailfish Mobile OS Rus күбрәк корпоратив сегментка юнәлтелгән, ягъни аны, нигездә, дәүләт оешмалары һәм зур ширкәт хезмәткәрләре куллана. Алга таба татар телле системаны энергетика, транспорт, дәүләт оешмаларында куллану планнары бар.

Бүгенге көндә смартфоннар өчен иң популяр саналган Android операцион системасы өчен татарча локализация бар. Моның өчен татарча төрле кушымталар да ясала. iOS өчен берничә татарча кушымта һәм клавиатура булса да, интерфейсы әлегә татар телендә эшләми.
Чыганак: azatliq.org

Возврат к списку